Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр, уллары һәлак булган солдат аналары!

Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин...

Әфганчылар көне уңаеннан сезнең һәммәгезгә дә иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны хөрмәтлибез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин илгә әйләнеп кайтучыларга рәхмәт хисләре белдерү көне дә.

Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр.

Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур, илгә тугрылыгыгыз һәм сугышчан батырлыгыгыз - яшь буын өчен матур өлге. Рәхмәт сезгә. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телим.

Сугышчы-әфганчылар координацион советының район буенча рәисе Рафаэль Хаматов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев