Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәт хакы вакытында түләнмәсә

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142 нче маддәсенә (хезмәт хакы һәм эшләүчеләргә бирәсе башка сумманы түләү срокларын бозган өчен эш бирүченең җаваплылыгы) үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә хезмәт хакын бирү 15 көннән артык тоткарланса, эшче тоткарланган сумманы түләгәнчегә кадәр (кайбер искәрмәләрдән кала) эштән туктап тора ала. Тик эшен туктатырга карар итүе турында...

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142 нче маддәсенә (хезмәт хакы һәм эшләүчеләргә бирәсе башка сумманы түләү срокларын бозган өчен эш бирүченең җаваплылыгы) үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә хезмәт хакын бирү 15 көннән артык тоткарланса, эшче тоткарланган сумманы түләгәнчегә кадәр (кайбер искәрмәләрдән кала) эштән туктап тора ала. Тик эшен туктатырга карар итүе турында эш бирүчегә язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш.

2016 елның 10 гыйнварында әлеге маддәгә 4 яңа кисәк өстәлде. Анда хезмәткәргә эшен туктатып торган ара өчен уртача хезмәт хакы саклана диелгән. Аның ул көннәрдә эш урынында булуы мәҗбүри түгел. Әмма ул, эш бирүче тоткарланган хезмәт хакын түләргә яки күчерергә әзер булуы турында белдерү белән, бер көнгә дә соңга калмыйча эшкә чыгарга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, эшче дисциплинар җаваплылыкка тартылырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр район прокуратурасыннан.

Фото чыганагы: professionali.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев