Гриппка каршы прививканы ФАПларда ясатырга була
Җиде меңнән артык тукайлы гриппка каршы вакцина ярдәмендә коралланды, дип хәбәр итә Тукай үзәк район хастаханәсе. Дүшәмбегә алынган мәгълүмат буенча, бу - беркетелгән халыкның 20 проценттан артыграгы. Прививка ясатучыларның 1715е - балалар. Һәр тукайлы үз авыл җирлегендәге ФАПка барып, гриппка каршы вакцина ясата ала. Чиргә каршы торучанлык формалашсын өчен хастаханәгә...
Җиде меңнән артык тукайлы гриппка каршы вакцина ярдәмендә коралланды, дип хәбәр итә Тукай үзәк район хастаханәсе. Дүшәмбегә алынган мәгълүмат буенча, бу - беркетелгән халыкның 20 проценттан артыграгы. Прививка ясатучыларның 1715е - балалар. Һәр тукайлы үз авыл җирлегендәге ФАПка барып, гриппка каршы вакцина ясата ала. Чиргә каршы торучанлык формалашсын өчен хастаханәгә беркетелгән халыкның 41 процентына прививка ясарга кирәк, диләр район хастаханәсе белгечләре. Гриппка каршы прививкаларны авыру сезоны башланганчы, октябрь ахырларына кадәр ясатырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев