Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грантка ия булучы укучылар бүген файдалы ял итә һәм эшли

Ел дәвамында үзләренең талантлары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән аерылып торган укучылар җәйге каникулларда да үзләрен төрле яклап үстерүне дәвам итәләр. Редакция архивында 2016-2017 ел уку нәтиҗәләре буенча дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән укучыларның фотолары бар. Узган уку елында 21 уку предметы буенча олимпиадалар узды. Аларда 1154 укучы катнашты. Муниципаль...

Ел дәвамында үзләренең талантлары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән аерылып торган укучылар җәйге каникулларда да үзләрен төрле яклап үстерүне дәвам итәләр. Редакция архивында 2016-2017 ел уку нәтиҗәләре буенча дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән укучыларның фотолары бар. Узган уку елында 21 уку предметы буенча олимпиадалар узды. Аларда 1154 укучы катнашты. Муниципаль этапта 79 укучы җиңеп чыкты, 134 укучы призер исеменә лаек булды. Быелдан региональ, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга район башлыгы гранты билгеләнде. Биология фәне буенча бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында призер булган Яңа мәктәбе укучысы Бариев Тимур 5 мең сум премия һәм Ижевск шәһәренә зоопаркка һәм корал музеена сертификат; татар теленнән республикакүләм олимпиада призеры, Мусабай Завод мәктәбе укучысы Вәлиева Рузилә һәм рус мәктәпләре арасында татар теле буенча республика олимпиадасының республика призеры, Яңа поселогы мәктәбе укучысы Айгөл Нуретдинова 5әр мең сумлык премия һәм Ижевск шәһәренә туристик сәяхәткә юллама белән бүләкләнделәр. Укучылар район башлыгы Васил Хаҗиевның рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Егет-кызлар каникулларын да файда белән үткәрәләр. Кайберләре инде бүләк сертификатны кулланырга - Ижевск шәһәрендә булырга өлгергәннәр, аннан матур тәэсирләр белән кайтканнар. 9нчы сыйныфны тәмамлаган Тимур әле күптән түгел генә кулына аттестан алган, 11не тәмамлаган Рузилә, дәүләт имтиханнарын тапшырып, бүген ВУЗга керергә әзерләнә. Унынчыны тәмамлаган кыз Айгөл исә җәйге ялында Яңа поселогындагы питомникка эшкә кергән. «Ул минем өлкән балам, һәр эштә булышчым, уң кулым. Эш белән бергә укуын да онытмый, киләсе ел дәүләт имтиханнары елы бит. Әле хәл итеп бетермәдек: кызым бәлки медицина юнәлешендә китәр», - ди кызның әнисе, үзе дә фельдшер булып эшләүче Рузилә Нуретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев