Гомуми ярдәм – 26 млн сум
Тукай районының өч крестьян-фермер хуҗалыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә дәүләт грантларын алуга иреште.
Болар – Мусабай-Заводтан «Сәлимова» КФХ, Югары Суыксудан «Шәйхетдинов», «Татарстан» совхозы поселогыннан «Мартемьянов» КФХлары. Алар, нигездә, мөгезле эре терлекләрне иткә симертү һәм кошчылык белән шөгыльләнәләр. Грантларның гомуми суммасы 26 миллион сумнан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев