Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА: ПРЕЗИДЕНТ ТУЗГА ЯЗМАГАН ҖЫРЛАРНЫ ХАЛЫККА ТЫҢЛАТМАСКА КИҢӘШ ИТТЕ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда кунакта булды. Президент ди-джей Гөлназ Сәфәрова белән туры эфирга чыгып сәламнәр дә юллады. "Рөстәм Нургалиевичның "Татар радиосы"на беренче тапкыр килүе. Иң элек аны радионың эшчәнлеге белән таныштырдык, аннан соң ул "ХАТ-Line" тапшыруында татарстанлыларга сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде. Бу тапшыруны мин алып бармасам да,...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда кунакта булды. Президент ди-джей Гөлназ Сәфәрова белән туры эфирга чыгып сәламнәр дә юллады.

"Рөстәм Нургалиевичның "Татар радиосы"на беренче тапкыр килүе. Иң элек аны радионың эшчәнлеге белән таныштырдык, аннан соң ул "ХАТ-Line" тапшыруында татарстанлыларга сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде. Бу тапшыруны мин алып бармасам да, тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Президент белән аралашуны миңа йөкләделәр. Рөстәм Нургалиевич һәрвакыттагыча гади, ачык. Аның белән радио, татар эстрадасы, татар теле турында да сөйләштек. Ул радиога җырларны сайлап бирергә, тузга язмаган җырларны халыкка тыңлатмаска киңәш итте", - диде безгә Гөлназ Сәфәрова.

Рөстәм Миңнеханов туры эфирда белдергәнчә, "Татар радиосы" татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен саклауда бик зур өлеш кертә. Радио хезмәткәрләре Президентка "Туган тел бездән башлана" дип язылган кофта бүләк иткән.












Эльвира ШАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА: ПРЕЗИДЕНТ ТУЗГА ЯЗМАГАН ҖЫРЛАРНЫ ХАЛЫККА ТЫҢЛАТМАСКА КИҢӘШ ИТТЕ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев