Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Геройга багышлана

Иштирәк – Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның туган авылы.

Исән булса, быел бу данлыклы шәхескә 100 яшь тулыр иде. 5 марттан 15 мартка кадәр аңа багышлап герой ункөнлеге узачак. Чаралар Иштирәк авыл җирлегендә генә түгел, район күләмендә үтәр, республикага да чыгар дип көтелә. Декада кысаларында Кәлимулла Якуповның каберенә бару, шулай ук төрле күргәзмәләр оештыру, шигырьләр уку, мәгълүмати буклетлар тарату, тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белү һәм көндәлек эшләрен башкаруда ярдәм итү каралган. 15 март көнне исә Иштирәк авылы клубына «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева җитәкчелегендә иҗат коллективы килүе көтелә. Биредә сугыш чоры декорацияләре куелачак, кыр кухнясы оештырылачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X