Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Газизулла» мәчетендә өмә узды

Аллаһның рәхмәте илә Круглое Поле поселогының «Газизулла» мәчете ихатасын һәм эчендә җыештыру өмәсе үтте.

Биредә мәчетебез каршында оештырылган уку группаларында гыйлем ала торган егет вә кызларыбыз алар Круглое Поле мәктәбе укучылары, бик актив катнашты. 

Олылыр белән рәттән егетләребез мәчет ихатасын чистартып, кызларыбыз мәчет эченә кул-тәрбия тидерде. 

Бу эшләрне беренче чиратта Аллах Рабыбыз ризалыгы очен, санитар-экологик  икеайлык кысаларында һәм яшьләребезне эштә тәрбияләү күз алдында тотып үткәрелде. 

Эшләребез тәмамланганнан соң бергәләшеп чәй эчеп вәгазь тыңладык. 

Иртәгә ин шә Аллаһ кәберстанда өмә оештырып җыештыру эшләрен тамамлап куярга ниятлибез. Аллаһ тәгалә  һәр беребездән дә разый булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев