Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетага ташламалы язылу башланды. Ашыгыгыз!

11 майдан «Татмедиа» составына кергән басма матбугат чараларына 2017 елның икенче яртысына ташламалы язылу мөмкинлеге бирелә. Әлеге исемлектә «Якты юл» («Светлый путь») газетасы да бар. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр район басмасына 583 сум 20 тиеннән языла ала. Тулы бәя - 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 491 сум 40...

Язылу бәясе күтәрелсә дә, Интернет җәмгыятькә көннән-көн ныграк үтеп керә барса да, тугры абунәчеләребез бар һәм газета яшәгәндә әле алар булачак. «Кыйммәтләнсә дә, район хәбәрләренә язылмыйча булмый инде», - диләр андыйлар. Район халкы арасында йөргәндә дә, «Якты юл»дан шундый мәкалә укыдык, шундый язма басылган иде, дигән сүзләр ишетәсең. Рәсми яңалыклар да районда бердәнбер мәгълүмат чарасы булган «Якты юл»да басыла. Басмада яңалыклар белән беррәттән оператив хәбәрләр турында сөйләргә, авыллардагы төрле вакыйгаларны яктыртырга, кешеләр турында очерклар, гыйбрәтле язмышлар, кызыклы хәлләр турында язарга тырышабыз. Районда кемнең туган көне, юбилее икәнен дә тукайлылар безнең басмадан белә. Төсле һәм 20 битле булып чыгучы җомга санында билгеле авторларның хикәя һәм повестьлары да чыгып килә. Шулай ук аш-су рецептларын, бакчачыларга киңәшләрне, сәламәтлекне саклау турындагы язмаларны халык бик кызыксынып укый.

- Кайберәүләр рәсми газета дисәләр дә, бик күп темалар яктыртыла район басмасында. Барысын да укыйбыз. Чыга башлаган көненнән алдырабыз. Яшьләр Интернетта диләр, ләкин безнең балалар да кулга газета тотып укый, - ди Мусабай-Завод авылында яшәүче Ризидә Шакирҗанова.

- Җирлектә газетага яздыруда ярдәм итүче бернинди иганәче юк. Теләгән кеше үзе языла. Монда 300дән артык йорт бар. Беренче яртыеллыкта, мәсәлән, шуларның 153енә «Якты юл» («Светлый путь») килде. Бу аз түгел, минемчә. Елның икенче яртысына да языла башладылар инде», - дип билгеләп үтә почта бүлекчәсе башлыгы Тәнзилә Гомәрова.

Ташкичү авылыннан пенсионер апалар Фагыйлә Рәхимова һәм Хәлимә Солтанова да газета укырга яратучылардан. Район басмасын гына түгел, республикада чыгып килүче газета-журналларны да күпләп алдыралар алар.

- Хәзер вакыт күп инде. Элек фермадан кайтып та укырга җай таба идек әле. Газета безгә бер иптәш кебек бит ул. Борчулы язма укысак, кушылып, борчылабыз, сөенечлесе булса - шатланабыз, - диләр алар. Өйләрендә, чыннан да, бер кочак газеталар. Укыганын башкаларга да бирәләр икән әле.

Авыл почтальоны Ризидә Моратова Ташкичүдәге олы яшьтәге апаларның барысының 2шәр, 3әр, 4әр газета-журнал алдыруын билгеләп үтә. Үзе дә абунә чоры башлануга ук актив эшли башлый икән.

Ташламалы язылу вакыты ун гына көн. Өлгерим дисәгез - ашыгыгыз! Газетага почта бүлекләре аша да, Интернет аша да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев