Гармунчылар очрашты
Үткән ялларда Яңа Бүләк мәдәният йортында авыл гармунчылары очрашты.
Яңа Бүләк авылыннан очрашуда Фирдәвес Идрисов, Котдус Гыйльфанов, Шәфигулла Ханов, Назыйм, Нәзир Гыймазетдиновлар, Таулык авылыннан Азатнур Ишморатов катнашты. Алар үз осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга, халык музыка уен коралында яраткан көйләрен уйнарга килделәр.
Үзенең иң яхшы композицияләрен үзешчән сәнгатьтә катнашучы Флер Шакиров та бүләк итте. Ул үзенең остазы, танылган автор һәм башкаручы Мәҗит Зәйнуллинны җылы сүзләр белән искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев