Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә җанлы Клементьевлар

«Иң яхшы ишегалды» район конкурсының йомгаклау этабы башланды. Махсус комиссия бу атнада конкурста катнашучыларның ишегалларын карап йөри һәм аларны бәяли. Сишәмбе көнне Борды авылында Клементьевлар белән Утяшовлар хуҗалыкларында булып кайттылар. Бүген исә комиссия әгъзалары Иске Җирекле авылында Кадыйровлар ихатасын карарга тиеш.

Укучыларыбызны ишегалдын бизәүдә төрле матур һәм катлаулы булмаган идеяләр белән таныштыру максатында, ишегалларын карап йөрү вакытында ясалган фоторепортажларны газетабыз сайтында урнаштырып барабыз. Үзегезгә охшаган ихатага карата фикерегезне сайтта комментарий язып белдерә аласыз. Без аларны жюрига җиткерербез.

Кадыйровлар, Утяшовлар гаиләләре белән таныштырган идек инде. Бу санда тагын бер матур гаилә - Клементьевларны тәкъдим итәбез. Иң әүвәл без гаилә башлыгы Александр Петрович белән элемтәгә кердек. Төзелеш белән шөгыльлүнәче шәхси эшмәкәрнең йорты, каралты-куралары да ялт итеп тора. Хуҗабикә Эльмира исә бүгенге көндә югары белемле хисапчы дипломын китап киштәсенә куеп торып, бар вакытын, күңел җылысын һәм игътибарын балалар тәрбиясенә, бигрәк тә 10 айлык уллары Янны карауга, гаиләне тәмле аш-су белән сөендерергә, бакча эшләренә сарыф итә.

- Йорт, бакча, балалар, гаилә мәшәкатьләренә чумып яшим бүгенге көндә һәм шуның белән бик бәхетлемен дә. Матурлыкны яратам, якыннарымның шул матурлыктан сокланганын яратам, - диде хуҗабикә ишегалларының ни өчен конкурска тәкъдим ителгәнлекнең серен ачып.

Эльмираның олы улы Арсланга 9 яшь, җәйге ялын бакчада бассейнда, компьютерда уйнап, урамда иптәшләре белән велосипедта йөреп уздыра.

- Китапларны да онытмыйбыз, бик тиздән янәдән мәктәп башлана, - дип сөйли Эльмира.

Гаилә ялларны, бәйрәмнәрне һәрвакыт бергә уздыра.

- Төркиягә бик еш йөрибез, безнең анда да үз яшәр урыныбыз бар. Шулай ук әби-бабай янына Оренбург өлкәсенә дә кайтып торабыз, - ди хуҗабикә. - Ә туган көннәрне, Яңа ел бәйрәмнәрен, гадәттә, үз өебездә гаиләбез, дусларыбыз белән уздырабыз.

Клементьевлар гаиләсе авылда үрнәк гаиләләр рәтендә, ди авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова. Күрше-тирә белән дустанә мөнәсәбәттә, авылның иҗтимагый тормышында теләп катнашалар, ярдәм кирәк булганда матди яктан да булышалар. Ишегалларында йорттан кала тагын мунча, гараж, сарай бар. Хуҗалыкларында исә тавык-чебешләр асрыйлар. Бакчаларында бәрәңге, яшелчә-җимешләр, агачлар үстерәләр. Шулай ук үзләренең ит эшкәртү һәм ыслау цехлары да бар. Кыскасы, гаилә җанлы Александр белән Эльмира бер-берләренең кадерен белеп, мәхәббәтләрен балаларына күчереп яшиләр.

«Иң яхшы ишегалды» район конкурсына инде икенче атнада йомгак ясалырга тиеш. Гаиләләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев