Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Габделбәр Сафин юбилеен билгеләп үтте һәм югары бүләкләр белән бүләкләнде

Ирек-Таң авылында гомер итүче Габделбәр Сафин гомер бәйрәме - 90 яшен билгеләп үтте.

Аны район җитәкчелеге исеменнән ветераннар советы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина тәбрикләде. Юбилярга алга таба сәламәтлек, җан тынычлыгы, бүгенге һәр көнгә куанып яшәвен телибез! 65 елга якын гомер кичергән тормыш иптәше Җәүһәрия апа белән тигезлектә тагын бик күп еллар яшәргә язсын!

Туган көнендә Габделбәр Гатович Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән бүләкләнде һәм ветераннар Советы котлау хатын тапшырды. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров юбилей уңаеннан, агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен Рәхмәт хаты юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев