Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэрының мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде

Ул күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасында булды, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык итте. Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэры Наил Мәһдиевның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Чаллы мэры элеккеге финанс идарәсе башлыгы - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәровага (ул...

Ул күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасында булды, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык итте.

Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэры Наил Мәһдиевның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.

Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Чаллы мэры элеккеге финанс идарәсе башлыгы - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәровага (ул хәзер Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры вазифасын башкара) Рәхмәт хаты тапшырды.

Шәһәр башлыгы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафинага рәхмәт белдерде. Ул Мостафинаның мэрның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнүе хакында белдерде.

Шунысын да искәртик: Фәйрүзә Мостафина Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры вазифасын башкарганчы, күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасын биләде, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев