Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәй юлы янында булган фаҗиганең беренчел сәбәбе – автобусның тизлеген арттыруы

ТР Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе Зәй шәһәре янында булган юл фаҗигасенең якынча сәбәпләрен атады. Авария вакытында автобусның тизлеге тиешле 70 урынына 87 км/сәг булган, дип белдерелде. Моннан тыш, йөртүченең нык арыган булуы да әйтелә. Шаһитларның сүзләренә караганда, автобус йөртүчеләр юлда бер-берсен алыштырмаган, рульдә Тольяттида ук утырган йөртүче...

ТР Министрлар Кабинетының юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе Зәй шәһәре янында булган юл фаҗигасенең якынча сәбәпләрен атады. Авария вакытында автобусның тизлеге тиешле 70 урынына 87 км/сәг булган, дип белдерелде. Моннан тыш, йөртүченең нык арыган булуы да әйтелә. Шаһитларның сүзләренә караганда, автобус йөртүчеләр юлда бер-берсен алыштырмаган, рульдә Тольяттида ук утырган йөртүче булган. Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау буенча әле эш дәвам итә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәлакәттә вафат булучыларның гаиләләренә 1 млн сум матди ярдәм түләү турында карар кабул итте. Моннан тыш, ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы СОГАЗ иминият компаниясенең 2шәр млн сум түләячәге турында приказны игълан итте. Ә зыян күрүчеләр 100 меңнән 300 мең сумга кадәр ярдәм алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев