Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фатирларда мәче һәм этләр санына норматив кертү проекты каралырга мөмкин

Дәүләт Думасы 2026 елның гыйнварында фатирларда этләр һәм мәчеләр санына торак мәйданына бәйле чикләүләр кертүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта карарга мөмкин.

Әлеге инициатива белән Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко чыкты. Закон проекты «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы федераль законга төзәтмәләр кертүне тәкъдим итә.

Документта закон проектын беренче укылышта карауга әзерләү вакыты итеп 2026 елның гыйнвары билгеләнүе әйтелә.

Проект нигезендә, бер эт яки бер мәче өчен норматив буларак фатирның гомуми мәйданының 18 квадрат метры карала. Бу норма Россиянең барлык территориясендә дә гамәлдә булырга тиеш. Шул ук вакытта төбәкләргә, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, өстәмә һәм катгыйрак таләпләр кертү хокукы саклана.

Закон проектында аерым искәрмәләр дә каралган: мәче яки эт баласы алты айга җиткәнче, йорт хайваннары саны буенча лимитларны вакытлыча арттырырга рөхсәт ителә.

Инициатива авторы фикеренчә, бердәм кагыйдәләр күпфатирлы йортларда күршеләр арасында килеп чыга торган бәхәсләрне киметергә, шулай ук йорт хайваннарын асрау вакытында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев