Бүген Татарстан Гидрометүзәгендә хәбәр итүләренчә, озакка сузылган көздән соң республикада атмосфера процессларын кышка әзерләү башланды.
«Бу чор өчен яңгырдан карга кадәр явым — төшем белән, температура фонының уңай күрсәткечләрдән салкыннарга кадәр сизелерлек тирбәлүе хас», - дип хәбәр иттеләр синоптиклар.
Фаразларга караганда, 14 һәм 15 ноябрьдә Татарстан киң төньяк циклонның көньяк перифериясендә бик җылы һава массасында урнашачак. Төнге сәгатьләрдә 0.+6 булыр дип көтелә, көндез температура +4 +9˚ кә кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев