Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига уйланырга мәҗбүр итте

Кемерово шәһәрендәге сәүдә үзәгендә булган дистәләгән кешенең, шул исәптән сабыйларның гомерен өзгән коточкыч фаҗига күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Якшәмбе көн, шуңа күрә күпләр әлеге бинада гаиләләре белән булганнар. Аларның берсе дә кинога соңгы баруым булыр дип уйламагандыр, мондый бәхетсезлек минем белән килеп чыкмас дип беркем дә ышанып әйтә алмый.

Безнең районда бу төр сәүдә үзәкләре юк, ләкин тукайлылар ял итәргә дә, сәүдә объектларына да гаиләләре белән Яр Чаллыга йөриләр. Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә шәһәрдә бүген планнан тыш тикшерүләр бара, янгын вакытында запас чыгу юлларының төзеклеге тикшерелә. Шәһәрдә 60ка якын шундый объект барлыгы билгеле.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев әйтүенчә, мәктәпләрдә укучыларны язгы каникуллар чорында күпләп читкә - мәдәни чараларга алып чыгу каралмаган. Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, балалар каникулдан чыккач мәктәпләрдә өстәмә эвакуация тренировкалары үткәреләчәк.

«Мәгариф учреждениеләрен янгын куркынычсызлыгына тикшерү һәр елны уку елы башланыр алдыннан үткәрелә. Уку елы дәвамында график буенча мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тагын бер мәртәбә йөреп чыгабыз», - дип билгеләп үтә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов. Әйтик, март аенда белгечләр Кече Шилнә һәм Иштирәк мәктәпләрендә, Шилнәбаш, Кече Шилнә, Мусабай-Завод балалар бакчаларында булдылар. Апрельдә Мерәс, Иске Абдул, Сәмәкәй бакчаларына, Иске Абдул мәктәбенә чыгу планлаштырыла. Илнар Мифтахов мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгының торышын, гомумән алганда, яхшы дип бәяли. Ләкин кайбер кимчелекләр очрый, ди ул. Мисал өчен, янгын сүндерү җайланмалары тутырылмаган яки яртысы гына тутырылган, янгын сүндерү җиңсәләре урап куелмаган, запас чыгу юлларында кирәкмәгән җиһазлар өелеп тора, ә эвакуация ишекләре барысы да ачыла, дип билгеләп үтә инспектор.

Ә янгын очрагына юлыгучыларга күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәре үз киңәшләрен бирә. Иң беренче, паникага бирелергә ярамый. Үзеңне кулга алып, янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Телефоннан исем-фамилияңне, төгәл адресны әйтү мәҗбүри. Төтендә агуланмас өчен, киемне ертып булса да, битне юеш чүпрәк белән капларга, булдыра алганча чүгәләргә кирәк, чөнки төтен югарыга күтәрелә. Һәм яктылык булган якка йөгерергә кирәк, ди ул.

Кемерово фаҗигасендә гомере өзелүчеләр истәлегенә районда да төрле чаралар үтте. Тукайлылар һавага шарлар очырдылар, чәршәмбе көнне хәтер көне акциясендә катнаштылар, барлык мәдәни чаралардан баш тарттылар, Круглое Поле поселогында, Бәтке, Куады һәм башка авылларда хәтер митинглары үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев