Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының Әҗмәкәй авылы янындагы «ТЭМПО» заводының эшчәнлеге бер айга туктатылды

Көчле тавыштан зарлану авыл янында «ТЭМПО» дип аталган Кама металлургия комбинаты төзелгәч башланган иде. Җитештерүдән чыккан тавыш һәм ис турындагы дәгъваларын әҗмәкәйлеләр завод җитәкчелегенә һәм төрле күзәтчелек органнарына юлладылар. 7 апрель көнне Роспотребнадзор белгечләре авылның Г.Кутуй урамында урнашкан бер йортында тавыш көчен тикшерделәр һәм төнлә чыннан да күрсәткечнең тиешле нормадан...

Көчле тавыштан зарлану авыл янында «ТЭМПО» дип аталган Кама металлургия комбинаты төзелгәч башланган иде. Җитештерүдән чыккан тавыш һәм ис турындагы дәгъваларын әҗмәкәйлеләр завод җитәкчелегенә һәм төрле күзәтчелек органнарына юлладылар. 7 апрель көнне Роспотребнадзор белгечләре авылның Г.Кутуй урамында урнашкан бер йортында тавыш көчен тикшерделәр һәм төнлә чыннан да күрсәткечнең тиешле нормадан югары булуы теркәлде. Тавыш чыганагы «ТЭМПО» заводының газ чистарту системасында булуы ачыкланды.
Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге тарафыннан кузгатылган административ эш 17 майда Яр Чаллы шәһәр судында каралды. Аның барышында «ТЭМПО» АҖ җитәкчелеге үз гаебен таныды. Административ хокук бозган өчен суд «ТЭМПО» заводының эшчәнлеген 30 тәүлеккә туктатырга дигән карар чыгарды. Завод вәкилләре бүгенге көндә тавыш чыганагын бетердек, тавышны читкә чыгарудан саклый торган җайланма куйдык, дип аңлаттылар. «Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллыдагы һәм Актаныш районындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге» тикшерүе бүгенге көндә тавыш нормадан артык түгеллеген раслады, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев