Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Европа татарлары альянсы” биш еллыгын билгеләп үтә

Чаралар циклы азагында Будапешт шәһәре буенча экскурсия оештырылачак. Агымдагы елның 26-29 апрелендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә Евросоюз илләре татарлары ассоциациясенең "Европа татарлары альянсы" биш еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә белдерелә. 26 апрельдә чара кунаклары танылган биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевнең 80 еллыгына багышланган кичәдә катнаша. 27...

Чаралар циклы азагында Будапешт шәһәре буенча экскурсия оештырылачак.

Агымдагы елның 26-29 апрелендә Венгриянең Будапешт шәһәрендә Евросоюз илләре татарлары ассоциациясенең "Европа татарлары альянсы" биш еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы хәбәрдә белдерелә.

26 апрельдә чара кунаклары танылган биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевнең 80 еллыгына багышланган кичәдә катнаша.

27 апрельдә «Европа татарлары альянсы: биш ел бергә!» дигән конференция уза. Шулай ук «Европа татарлары альянсы»ның идарә утырышы үтәчәк.

28 апрель көнне Россиянең Венгриядәге Илчелегендә очрашу билгеләнгән. Шулай ук көндез татар язучысы, шагыйрь Равил Бохараевка багышланган чара оештырачаклар. Аны "Кара-каршы әңгәмә мөмкинлеге" француз ассоциациясе президенты Луиза Бохараева үткәрә.

Кич Россия фән һәм мәдәният үзәгендә "Татар кызы" конкурсы узачак. Чаралар циклы азагында Будапешт шәһәре буенча экскурсия оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев