Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эшләми торган пенсионерларның пенсиясенә ике ел икеләтә өстәмә түләнәчәк

Аны кайчан гамәлгә ашырырлар?

Россиянең Хезмәт министрлыгы эшләми торган пенсионерлар өчен 2024 елдан 2026 елга кадәр иминият пенсиясен индексацияләү критерийларын эшләгән. Алар нигезендә 2025 елдан 2026 елга кадәр пенсияләрне елына ике тапкыр индексацияләү үткәреләчәк.

2024 елның 1 гыйнварыннан индексация 5,3 процент тәшкил итәчәк, нәтиҗәдә уртача еллык пенсия 22 772 сумга кадәр артачак.

2025 елның 1 февраленнән индексация 4 процент булачак, ә 1 апрельдән ул 3,8 процент тәшкил итәчәк. Шулай итеп пенсия 24 120 сумга кадәр артачак.

2026 елның 1 февраленнән индексация 4 процент, ә 1 апрельдән 2,8 процент тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, пенсиянең уртача еллык күләме 25 690 сумга җитәчәк, дип хәбәр итә РБК басмасы.

Икеләтә индексациядән тыш, иминият пенсиясенә тәгаенләнгән түләү күләме дә артачак. 2024 елның 1 гыйнварыннан ул 7968,4 сум күләмендә билгеләнәчәк, 2024 елның 1 февраленнән - 8287,14 сум, 1 апрельдән - 8602,05 сум, 2025 елның 1 февраленнән - 8946,13 сум, 1 апрельдән — 9196,62 сум.

Алдагы өч елда тупланма пенсия һәм эшләүче пенсионерларның пенсияләре күләме буенча үзгәрешләр планлаштырылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев