Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәр олы җыенда катнаша

23-25 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия уңышлы эшмәкәрләренең җыенын уздыра. Җыенның 24 мартта узачак пленар өлешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак, 25е көнне татар эшмәкәрләре Чувашия Республикасының Шыгырдан, Урмай һәм Тукай авылларында булыр дип көтелә. Районыбыздан бу олы чарада Боерган авылы...

23-25 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия уңышлы эшмәкәрләренең җыенын уздыра. Җыенның 24 мартта узачак пленар өлешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак, 25е көнне татар эшмәкәрләре Чувашия Республикасының Шыгырдан, Урмай һәм Тукай авылларында булыр дип көтелә.

Районыбыздан бу олы чарада Боерган авылы эшмәкәре Айрат Арсланов катнашачак. Аның кандидатурасын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы тәкъдим итте. Айрат Мөҗәһит улы милли ризыклар, камыр ашлары, ит ярымфабрикатлары белән сәүдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмђкђрлђр ќыены