Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш урыннары турында мәшгульлек үзәгенә мәгълүмат бирмәгән җитәкчеләр җавапка тартыла

Мәшгульлек үзәгенең район буенча филиалында бүген эш бирүчеләрдән 109 вакансия тора. Шул ук вакытта 186 хезмәткәргә ихтыяҗ бар. Вакансияләр саны эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тәкъдим ителгән эшләрнең күпчелеге ир-атлар өчен. Нигездә, алар эшче һөнәрләр, грузчиклар, машина йөртүчеләр, слесарьлар. Шуңа күрә мәшгульлек...

Мәшгульлек үзәгенең район буенча филиалында бүген эш бирүчеләрдән 109 вакансия тора. Шул ук вакытта 186 хезмәткәргә ихтыяҗ бар. Вакансияләр саны эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тәкъдим ителгән эшләрнең күпчелеге ир-атлар өчен. Нигездә, алар эшче һөнәрләр, грузчиклар, машина йөртүчеләр, слесарьлар. Шуңа күрә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хатын-кызларга эш табу аеруча кыенга туры килә.

Вакансияләрнең аз булуы эш бирүчеләрнең үзләренә хезмәткәрләр таләп ителүе хакында үзәккә мәгълүмат җиткермәүләре белән бәйле. Вакансияләр исемлеген арттыру, аның сыйфатын күтәрү турында сөйләгәндә, шунысын да билгеләп үтү кирәк: эш бирүчеләр үзәктән квалификацияле кадрлар сорыйлар, ләкин түбән хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Бу, әлбәттә, мәсьәләне хәл итәргә комачаулый. Аз хезмәт хакына берәүнең дә барасы килми.

Мәшгульлек үзәге республика вакансияләр банкы һәм «Работа в России» порталы белән эшли. Тукай районы рәсми сайтында «Работа в России» дигән баннер урнаштырылган. Эш бирүчеләр, анда кереп, үзләренә хезмәткәрләр сайлый һәм вакансияләр урнаштыра алалар. Ләкин мәгълүматны мәшгульлек үзәгендә дә, порталда да ай саен яңартып тору сорала.

Эш табарга комачаулык тудыручы тагын бер проблема - предприятиеләр һәм оешмалар вакансияләр турында мәгълүмат бирергә теләмиләр, биргән очракта да аны яңартмыйлар. Эш урыннары турында мәгълүматны мәшгульлек үзәгенә җиткермәгән, массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итмәгән эш бирүчеләрнең исемлеге, «Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында»гы РФ Законының 25 маддәсе 3 пункты нигезендә, административ җаваплылыкка тарту өчен прокуратурага тапшырыла.

Әлеге закон һәр эш бирүчедән вакантлы эш урыннары турындагы мәгълүматны мәшгульлек органына ай саен биреп торуны таләп итә. Моның өчен мәшгульлек үзәгенә түбәндәге документларны тапшыру кирәк:

- оешма җитәкчесенең хезмәткәрләр белән тәэмин итүне сораган гариза-анкетасы;

- эш урыннары, вазифалар турында белешмәләр;

- бердәм дәүләт реестрына керү турындагы таныклыкның җитәкче яки баш бухгалтер тарафыннан имзаланган күчермәсе;

- салым органында исәптә тору турындагы документның җитәкче яки баш бухгалтер тарафыннан имзаланган күчермәсе.

Тулырак мәгълүматны 52-97-06 телефоны яки Czn.Tukaev@tatar.ru электрон адресы аша алырга була, дип белдерә район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев