Эре помидор үстерү серен беләсең киләме?
Моның өчен сиңа Мусабай-Завод урта мәктәбенә мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Аларның теплицаларында үсүче кайсыбер помидорлар авырлыгы 700-800 гр. кадәр җитә. Сере бик гади - бары тик тырышып эшләргә, үсентеләрне дөрес итеп тәрбияләргә генә кирәк!
Укучылар биология укытучысы Сирена Калимуллина белән берлектә иртә яздан ук тәҗрибә участыгына утырту өчен төрле сорттагы помидор орлыклыры (якынча 15 сорт) чәчтеләр. Бу үсентеләр тишелеп чыкканнан соң, аерым савытларга күчереп, аларны тукландыру серләренә өйрәнделәр.
Авылдашыбыз Рөстәм Гатауллин ярдәме белән бакчада теплица урнаштырдык. Барлык үсентеләрне шунда күчергәннән соң, мул уңыш алу серләрен өйрәнә башладылар.
Укытучы Сирена Ревовна Бәтке урта мәктәбендә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев катнашындагы семинардан бик күп яңа алымнар алып кайтып, мәктәп тәҗрибә участогында шуларны кулланды.
Укучылар мул уңыш алуның төп сере- тырыш хезмәт икәнен аңладылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев