Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ефәк юлы” ралли тамашачыларын Казаннан Шәлегә түләүсез илтәчәкләр һәм алып кайтачаклар

Ралли автокәрваны Казанга 9 июльдә килеп җитәчәк. 9 июльдә "Ефәк юлы" ралли автокәрваны Казанга килеп җитәчәк. Автокәрван шәһәрнең үзәк өлешеннән үтеп, Шәле бистәсенә юл алачак. Анда беренче тизлек ярышына старт бирелә. Тамаша кылырга теләге булганнар өчен Казаннан Шәлегә түләүсез транспорт йөриячәк, ул иртәнге сәгать 7дән Ярминкә мәйданыннан һәм 8дә Көнчыгыш...

Ралли автокәрваны Казанга 9 июльдә килеп җитәчәк.

9 июльдә "Ефәк юлы" ралли автокәрваны Казанга килеп җитәчәк. Автокәрван шәһәрнең үзәк өлешеннән үтеп, Шәле бистәсенә юл алачак. Анда беренче тизлек ярышына старт бирелә.

Тамаша кылырга теләге булганнар өчен Казаннан Шәлегә түләүсез транспорт йөриячәк, ул иртәнге сәгать 7дән Ярминкә мәйданыннан һәм 8дә Көнчыгыш вокзалыннан һәр ярты сәгать саен йөреп торачак. Казаннан соңгы рейс 13.00 сәгатьтә булачак һәм Шәледән транспорт көн уртасыннан Казанга ташый башлаячак.

Ралли экипажлары стартларыннан соң тамашачы Татарстан автомотоспорт федерациясеннән джип, багги һәм квадроцикллар чыгышын күрә алачак. Шулай ук, автораритет күргәзмәсе булачак, багги һәм квадроциклларда йөрергә, һава шарында күтәрелергә, ярминкәдән тауарлар алырга һәм җирле җитештерүчеләр сыеннан авыз итәргә мөмкин булачак.

Көн дәвамында этап трансляциясе реаль вакыт режимында тамашачыларга зур экраннардан күрсәтелеп торачак. Спорт бәйрәме кунакларын шулай ук концерт программасы да көтә, ул 16.00 сәгатькә кадәр барачак. "КАМАЗ-Мастер" легендар йөк машиналары командасы белән махсус фотозонада истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев