Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр бүлеге чакыра

Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге эчке эшләр органнарында эшләү өчен лаеклы кандидатларны чакыра. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге РФ гражданнары кабул ителә. Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела:

– белеме урта белемнән дә түбән булмау;
– хөкемгә тартылмау;
– сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы булу;
– машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителмәү (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен таныклыктан мәхрүм ителмәү);
– эчке эшләр органнарына эшкә алынганда ялган документлар тәкъдим итү.
Хезмәт шартлары буенча түбәндәгеләр каралган:
– Тотрыклы айлык түләү: кече җитәкчелек составында ул – 20 мең сумнан, урта һәм өлкән җитәкчелек составында 33 мең сумнан башлап.
– Россия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге бар.
– Хезмәт баскычы буйлап югары дәрәҗәгә күтәрелү өчен шартлар тудырылган. Эшкә урнашучының гомере һәм сәламәтлеге дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә.
– 20 ел гомуми хезмәт белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге.
– Хезмәткәрләр бушлай медицина хезмәте алуга, дәүләт исәбеннән бушлай дәвалану һәм иминиятләштерүгә хокуклы.
– Россия Федерациясе законнары нигезендә торыр урын белән тәэмин ителәләр.
– Ел саен 40 көннән дә ким булмаган түләүле ял бирелә.
– Хезмәт урынындагы шәһәрдә яки авылда арендага алып яшәгән торак өчен өлешчә акчалата компенсация түләнә.
Кызыксындырган сораулар белән район эчке эшләр бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Яр Чаллы шәһәре, Тукай Яр буе урамы, 35нче йорт, 314 яки 315 кабинет. Телефоннар: 8 (8552) 37-96-54, 8 (8552) 37-96-73, 8-927-416-17-72.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев