Дустанә сыйныфның серләре ачтылар
Республика мәктәпләренең муниципаль, зона һәм ярымфинал этапларын узган иң яхшы ата-аналар комитетлары Мөслимдә «Бердәм сыйныф серләре» бәйгесенең финалында очрашты.
Финал этабы берничә проектны яклауны үз эченә алды:
- Визит карточкасы — «Безнең дус сыйныф»;
- Иҗади проект — «Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче»;
- Иҗади номер — «Батырлык. Җиңү. Хәтер».
Команданың һәр чыгышын креатив һәм оригинальлек белән әзерләделәр, аларны халык батырлыгы темасы белән берләштерделәр.
Нәтиҗәдә барлык финалистлар да төп приз — бөтен сыйныф белән диңгезгә бару юлламасы белән бүләкләнде. Гран-прины һәм конкурсның киләсе финалын үткәрү хокукын Саба районы командасы яулады.
Теләнче Тамак мәктәбенең 6А сыйныф ата-аналар комитеты 17 команда арасында 2 урынга лаек булды һәм «Глобус» лагерена юллама отты (Краснодар өлкәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев