Дилбәр Булат кызы Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Тукай районы мәдәният өлкәсендә эшли башлавыма 39 ел.
Яңа Бүләк авылына килен булып төшүемә дә инде дүрт дистә елга якын. Районга килгәннең беренче елында ук «Якты юл» газетасына язылдым. Кырык елга якын вакыт аралыгында «Якты юл» газетасын санга сан, хәрефен хәрефкә укып барам. Бу бит – меңнәрчә сан дигән сүз! Ул томнарда күпме рухи байлык!
Мин редакция коллективына рәхмәтле, мәдәният хезмәткәрләренең алсыз-ялсыз, бәйрәмнәрсез эшен бәһаләп, зурлап, һәрвакыт башкарган хезмәтебезне яктыртып барасыз. Үзебезнең гаилә, нәсеп-нәсәбебез хакында эчтәлекле зарисовкалар басылып чыкты. Аннары, башка авылларда хезмәт куючы коллегаларым турындагы язмаларны йотлыгып укыйм. Дөресен генә әйткәндә, газетаның бер генә хәрефен дә төшереп калдырмыйм. Бөтен тармакларның да эшчәнлеген тәфсилләп яктыртып барасыз.
Райондашларыбызның иҗатын җылы кабул итәм. «Шигъри тәлгәшләр»дәге шигырьләрне төрле чараларда, бәйрәм кичәләрендә кулланам. Гаилә, кешеләр турындагы зарисовкаларны аеруча яратып укыйм. Җир кешесенә, авыл халкына дан җырлаган, аларның авыр да, игелекле дә хезмәтен күрә белгән журналистларга хөрмәтем зур.
Киләчәктә дә бергә булыйк. Сезгә, иҗат әһелләренә зур уңышлар телим, илһам чишмәгез гел шулай ургылып торсын!
Хөрмәтле укучыларыбыз!
2026 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына язылу кампаниясе дәвам итә. Район басмасына почта бүлекчәләрендә, дәүләт хезмәтләре Порталы аша яисә газета редакциясендә язылырга мөмкин.
Газетага язылу бәясе 1248 сум 96 тиен. Әгәр дә сез газетаны редакциядән алырга ниятлисез икән, 750 сум гына түләргә туры киләчәк.
Район, республика һәм илнең барлык яңалыкларыннан хәбәрдар буласыгыз, кызыклы кешеләр белән танышасыгыз, файдалы киңәшләр укыйсыгыз килсә, «Якты юл» газетасына язылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев