Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дежур төркемнәрдә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәҗбүри яллар вакытында балалар бакчалары өчен түләүне туктату турында карар чыгарды. Үзизоляция чорында район бакчаларында дежур төркемнәр оештырылды. Төркемнәргә, нигездә, больницаларда, поликлиникаларда, аптекаларда, азык-төлек кибетләрендә, полиция бүлегендә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче әти-әниләрнең балалары кабул ителә.

Мәләкәс авылында урнашкан «Тамчыкай» балалар бакчасына бу көннәрдә 3 сабый йөри. Ике баланың әти-энисе азык-төлек сату өлкәсендә хезмәт куя, өченчесенеке – янгын сүндерүче. 
– Балалар бакчасында 50 бала тәрбияләнсә, карантин чорында нибары 3-5 балага калдылар, иң кечкенәсенә 2 яшь. Бакча хезмәткәрләре график буенча эшли, – ди бакча мөдире Әлфия Шәйхразиева.
Бакчада санитар-эпидемиологик кагыйдәләр катгый үтәлә: ата-аналар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә керми, бусагадан үткән балаларның температурасы үлчәнә, тын юллары тикшерелә, авыру билгеләре булган балалар төркемгә кабул ителми. Кабул ителгән сабыйлар көн дәвамында берничә тапкыр сабынлап кулларын юалар. Бүлмәләр җилләтелә, кварцлау уздырыла, ишек тоткалары дезинфекция чаралары белән эшкәртелә, бакча хезмәткәрләре барысы да медицина битлеге белән йөри. 
Туклану режимына килгәндә, ул үзгәрешсез. Балаларны шулай ук дүрт тапкыр ашаталар. Бала санын исәпләп ризык пешерү өчен, бакчага киләсе балаларның санын ата-аналардан алдан ук белешәләр. 
Балалар саны аз булуга карамастан, тәрбия, балаларның үсешенә юнәлтелгән дәресләр график буенча уза. «Балаларга бер дә күңелсез түгел», – ди тәрбияче Ләйсән Сәләхова. Сабыйлар кул эшләре, рәсем ясау, гимнастика белән шөгыльләнә. Моның өчен бакчада бар шартлар да тудырылган. Бакчаның музыка, спорт заллары иркен. Бүген исә сабыйлар космонавтика көненә открытка ясау белән мәшгуль.
Бакча махсус режимда эшләсә дә, барлык хезмәткәрләр дә эштә. Бакчаның территориясе зур, аны җыештыру, тәртипкә китерү, төзекләндерү буенча өмәләр оештырыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X