Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатыбыз бүләге

Район Советы депутаты Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә бүләк итеп, Борды мәдәният йортына танылган “Мунча ташы” татар эстрада театрын чакырды.

Билгеләнгән сәгатьтә зал шыгрым тулы иде. Авылыбыз театр күрсәткән тамашаны  бик җылы кабул иттеләр. Алкышлар тынып тормады.

Артистлар көндәлек тормышыбызның  төрле  мизгелләрен бик оста чагылдырдылар,  образга кереп яши белделәр.  Иң әһәмиятлесе, сәхнә белән тамашачылар арасында җылы элемтә барлыкка килде. Ике сәгать буе рәхәтәнеп ял иттек.

Депутатыбызга  зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның үзен дә Яңа ел белән котлыйбыз, тормышында һәм эшендә уңышлар телибез.


Нурия  Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев