Яңалыклар

Депутатлар мәктәптә газировка һәм чипсы сатуны тыярга тәкъдим итте

Бу продуктларны җиләк-җимеш, мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк, ди алар.

Россия Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитетында мәктәптә баллы газировка, шоколад батоннары, чипсы сатуны закон белән тыярга тәкъдим иттеләр. 

Депутатлар бу продуктларны җиләк-җимеш һәм мармелад, зефир, сөт продуктларына алмаштырырга кирәк дип исәпли.

"Әти-әниләргә сәламәт туклану турында системалы белем бирергә кирәк. Мәктәпләрдә баллы газировка, чипсы, сухари, шоколад батоннары һәм балалар сәламәтлеге өчен зыянлы булган башка продуктларны сатуны закон белән тыярга кирәк", - дип әйткән Думадагы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Леонид Огуль.

Депутат шундый закон проекты эшләп тапшырачак. 

 


Нет комментариев