Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәүләт автоинспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде

Бу вазыйфага полиция майоры Илнар Минәхтәм улы Каюмов билгеләнде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсендә – яңа җитәкче. Бу вазыйфага полиция майоры Илнар Минәхтәм улы Каюмов билгеләнде.

Илнар Каюмов 1984 елның 11 апрелендә туган. «Инженер» белгечлеге буенча Кама политехника институтын тәмамлаган, аннары КФУда юрист белгечлеге алган. 2008 елдан 2022 елга кадәр Чаллы шәһәре ЮХИДИ бүлегендә хезмәт иткән.

2022 елның сентябреннән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәтенең аерым махсуслаштырылган батальонының юл-патруль хезмәтенең 2 нче рота командиры булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев