Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын күңелдән тәбрик итәм!

Кадерле хатын-кызларыбыз! Барыгызны да иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул сезне, гүзәл затларыбызны, олылау, аерата игьтибар күрсәтү көне.

Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Кадерлеләребез! Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!

Ленар Хәйбуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев