Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүплекләр турында хәбәр итүчеләргә 1500 сум күләмендә акча түлиләр

1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сөйләде. Министр халык белән нәтиҗәле эшчәнлек алып барылуын, экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын искәртеп, гражданнардан мөрәҗәгатьләр (843) 267-68-67 номерлы «кайнар линия»се, ТР дәүләт порталындагы...

1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Министр халык белән нәтиҗәле эшчәнлек алып барылуын, экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын искәртеп, гражданнардан мөрәҗәгатьләр (843) 267-68-67 номерлы «кайнар линия»се, ТР дәүләт порталындагы «Халык контроле» һәм «Мәктәп экопатруле» системалары буенча кабул ителә, диде.

Министр белдерүенчә, cанитар-экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләргә былтыр 1000 сум түләнсә, быел 1500 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Фәрит Габделганиев әйтүенчә, быел санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылган җыештыру өмәләрендә катнашкан иң актив гражданнарны, гаиләләрне, мәктәпләрне, вузларны, предприятиеләрне, идарә компанияләрен, районнарны билгеләп үтү планлаштырыла.

1 апрельдә иң беренчеләрдән булып өмәгә казанлылар чыгачак. Быел #экояз2017 символы булып аккош сайланды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылган өмәләр турында #эковесна2017 (#экояз2017) рәсми хэштегы аша кереп, танышып барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев