Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чокырлардан 10ар чиләк җиләк җыйдылар

«Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен», - дип җырлана бит популяр җырда. Чыннан да, җиләк сезонының иң кызган чагы хәзер. «Якты юл» газетасының электрон почтасына, шулай ук мессенджерларыбызга оста, тик тормас җиләк җыючылардан әледән-әле матур фотолар килә. Әйтик, Күзкәй авылының тырышлары - Илгизә Нуруллина, Вәсимә Вәлиева, Рәхимә Минаева, Саҗидә һәм...

«Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен», - дип җырлана бит популяр җырда. Чыннан да, җиләк сезонының иң кызган чагы хәзер. «Якты юл» газетасының электрон почтасына, шулай ук мессенджерларыбызга оста, тик тормас җиләк җыючылардан әледән-әле матур фотолар килә. Әйтик, Күзкәй авылының тырышлары - Илгизә Нуруллина, Вәсимә Вәлиева, Рәхимә Минаева, Саҗидә һәм Наил Каюмовлар авыл янындагы чокырлардан һәрберсенә 10ар чиләк җиләк җыйганнар. «Иртәнге 4тән сәгать 7-8гә кадәр чиләкләребезне тутырып та кайтабыз. Иренмәгән кешегә җиләге дә бар, һава торышы да җиләк җыярга иркенлек бирә, Аллага шөкер. Хәзер кышка тәмле-тәмле кайнатмалар гына әзерлисе кала», - диләр күзкәйлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев