Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чиста куллар» акциясендә катнаштылар

«Татарстан» совхозы поселогында «Ришвәтчелеккә юл куймыйк» дип исемләнгән мәгълүмати чара үткәрелде. Аның максаты - балаларга һәм яшүсмерләргә мисаллар ярдәмендә коррупциянең нәрсә икәнен, намуслылык, әдәплелек төшенчәләрен аңлату.

Чара башында җыелган балаларга әкиятләр укылды. Соңыннан исә алар сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләделәр. Мавыктыргыч бу чарада, мисаллар белән бергә булгач, ришвәтчелекнең ни икәне, ул нинди куркыныч халәткә китерә ала - бөтенесе дә бәйнә-бәйнә аңлатылды. Аннары яшүсмерләр «Чиста куллар» акциясендә катнашты. Ак кәгазьдә кул эзләрен ясап, шуларны кисеп алдылар һәм үзләре башкарган намуслы, әдәпле эшләр исемлеген яздылар. Моннан соң шул битләрне шарларга бәйләп, яхшы теләкләрен теләп, күккә очырдылар.

Коррупция барлыкка китерә торган тискәре күренешләр җәмгыятьнең үсешен генә тоткарлап калмый, илнең милли иминлегенә дә җитди куркыныч тудыра - шул хакта төшенделәр балалар, дип хәбәр итә безгә «Татарстан» совхозы поселогыннан Гөлназ Әгълиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев