Яңалыклар

Чираттагы төзәтмәләр гамәлдә

Татарстанда коронавируска бәйле чираттагы төзәтмәләр кертелде.

27 июльдән Татарстанда ачык мәйданчыкларда – паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино күрсәтү рөхсәт ителә – ТР Министрлар Кабинеты шул хакта карар чыгарды. Документта әйтелгәнчә, 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри үзизоляция режимы 9 августка кадәр озайтыла.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко белдерүенчә, коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләрне ил хакимияте 2021 елның февраленә гамәлдән чыгарырга планлаштыра.

 


Нет комментариев