Яңалыклар

Чаллы – Сарман юлы ябыла

Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә. Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле "Чаллы -Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Автомобильчеләргә урап узу өчен "Чаллы -Борды" һәм "Чаллы...

Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә.
Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле "Чаллы -Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Автомобильчеләргә урап узу өчен "Чаллы -Борды" һәм "Чаллы - Сарман - Борды" автомобиль юллары тәкъдим ителә. Вакытлы юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга киңәш ителә.

Нет комментариев