Чакырылыш вакытында хокуклары бозылса, тукайлылар кайнар линиягә шалтырата ала
Хәрби хезмәткә чакыру барышында гражданнарның хокукларын яклау һәм бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан, 2017 елның 25 маенда татарстанлылар өчен кайнар линия эшләячәк. Бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә, кирәкле мәгълүмат алырга Татарстан Республикасындагы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. Кайнар линия телефоны: 8...
Хәрби хезмәткә чакыру барышында гражданнарның хокукларын яклау һәм бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан, 2017 елның 25 маенда татарстанлылар өчен кайнар линия эшләячәк. Бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә, кирәкле мәгълүмат алырга Татарстан Республикасындагы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. Кайнар линия телефоны: 8 (843) 236-00-71. Шалтыратулар 9.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев