Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Челтерәп ага чишмәсе!

Комсомол авыл җирлеге башкарма комитеты җирле чишмәне төзекләндерүгә алынды. Чишмә янындагы мәйдан балалар бакчасын төзекләндерүдән соң калган плитәләр белән түшәлгән. Биредә ял итү урыны төзегәннәр, ул бик матур һәм уңайлы.

Чишмә сукмагына беркайчан да үлән үсми: авыл халкы монда чиста су алырга йөри. Авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова хәбәр итүенчә, микробиология составын билгеләү өчен чишмә суы анализга алынган  алынган. 
Чишмәнең чокырда булуын да исәпкә алып, төзекләндерү буенча эш аз башкарылмаган. Изге эшкә акча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән. Ләкин, чыганак матуррак һәм уңайлырак булсын өчен, әле яңа баскыч төзергә кирәк. Авыл халкы аны үзара салым акчасына  ясарга булган.
Шунысы куанычлы, җирле хакимият халыкка ярдәм сорап эшли. Кышын яр буе урамында яшәүчеләр Чишмәдән карны җыештыра, ел әйләнәсе аны карый, тәртиптә тота. Ә агач утырту көнендә алар укучылар белән бергә 20 төп миләш үсентесе утыртырга ниятлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев