Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм бүләк иттеләр

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, елдагыча, районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларның йортларына барып, күчтәнәчләр тапшыра. Бу елны да физик мөмкинлекләре чикләнгән 21 сабыйга бүләк тапшырылды. Без дә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм төбәкара «Спортлы хәрәкәт» («Спортивное движение») инвалидлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бәтке, Иске Җирекле, Яңа Мусабай һәм Түбән...

Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала.

Бәтке авылында яшәүче 10 яшьлек Айгөл әнисе белән бергә безне өй бусагасында каршы алды. Айгөл туган вакытта травма алу аркасында церебраль параличтан интегә. Үзе мөстәкыйль йөреп китә алмаса да, яшьтәшләреннән бер дә калышмый - 4нче сыйныфта белем ала. Кунаклар килә дип, бик озын шигырь дә ятлап куйган. Кыш бабай да, үз чиратында, кызчыкны мактап күңелен күрде, алга таба да тырышып укуын, әнисен сөендерүен теләде.

- Сезнең килүегезне бик нык көтте. Матур күлмәкләрен киеп, әзерләнеп торды. Сезнең авыру балалар янына килеп, җылы котлавыгыз - яхшы гамәл, зур рәхмәт инде. Балалар өчен бу бик мөһим. Айгөл үзе бик тырыш, максатчан кыз. Әле табиблар да сәламәтлеге буенча өметле сүзләр әйтәләр. Алла теләсә, алга таба кеше ярдәменнән башка үзе йөри башлар дип өметләнәбез , - ди Айгөлнең әнисе Асия апа.

Түбән Суыксу авылында яшәүче Әдилә Ишмиева һәм әнисе Гөлгенә безне якты йөз белән каршы алдылар. Әдиләгә - 5 яшь. Әнисенең сөйләве буенча, Әдилә сау-сәламәт бала булып дөньяга килә. Бәхетсезлеккә каршы, 2014 елда юл хәрәкәте фаҗигасенә эләккән һәм баланың башына зыян килгән. Кызчык янәшәсендә булган барлык әйберләрне аңласа да, әйтәсе килгән сүзләрен әйтеп бетерә алмый, йөрүе дә кыенрак. Шулай да, табиблар өметләрен өзми - алга таба, әкренләп, бар да үз урынына кайтыр диләр.

Әдилә үзе искиткеч сөйкемле, ягымлы кыз. Кунакларга, күчтәнәчләргә чын күңелдән шатланган балаларын күреп, әнисе Гөлгенә ханым да сөенде. «Кызымның сезнең килүегезгә шатланганын күрү - үземә дә олы куаныч. Кыш бабай белән Кар кызын түземсезлек белән көтте», - диде Әдиләнең әнисе Гөлгенә апа.

Шушы чиста күңелле сабыйларны сөендергәч, үзебезнең күңелгә дә яктылык иңне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев