Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм бүләк иттеләр

Шушы көннәрдә ТРның Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның инициативасы буенча «СМП» компанияләр төркеме вәкилләре мәрхәмәтлелек акциясе белән Теләнче Тамак авылында урнашкан интернат-мәктәптә, картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен концерт программасы оештырылды. Алар алдында Әлмәт шәһәреннән килгән «Арлекино» театры чыгыш ясады.

Куян һәм Шамакай образында чыгыш ясаучылар укучылар күңеленә хуш килде. Балалар алар белән бергә әйлән-бәйлән биеделәр, бик теләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Сабыйларның шат йөзләреннән, ихлас сөенүләреннән аларның бу мизгелләрдә бик бәхетле булулары аерма-ачык күренеп тора иде.

Районыбыз кунаклары, әлбәттә, үзләре белән интернат-мәктәптә тәрбияләнүче укучыларга, шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә бүләкләр дә алып килгәннәр иде. Аларга «Алсу» оекбаш фабрикасының җылы, уңайлы булган оекбашларын һәм оекларын бүләк иттеләр.

- Әлеге бүләкләр безнең балалар өчен бик кирәкле. «Алсу» фабрикасы чыгара торган оекбашларны укучыларыбыз бик яратып кияләр. Мәрхәмәтле эшегез бик саваплы. Укучыларның ата-аналары да әлеге бүләкләр өчен бик рәхмәтле, - диде Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәп директоры Наил Вәлиев.

- Өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күрер өчен күп кирәкми. Әлеге концерт программасы аларның күңелләрен күтәрде, күзләрендә нур балкыды, йөзләрендә шатлык чагылды. Алар урындыкта утырган килеш тә бию хәрәкәтләрен ясап утырдылар. Безнең өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күргән өчен, бүләкләрегез өчен мең рәхмәтлебез, - ди картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Фәйрүзә Муллина.

- Балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә әнә шундый шатлыклы мизгелләр бүләк иткән өчен күңел сөенә. Безнең төп теләгебез - аларга үзләренең кирәклеген сиздерү, мөмкин булган кадәр күңелләренә җылылык салу. Алга таба да әлеге акциябез дәвамлы булыр дип уйлыйбыз, - ди «Алсу» оекбаш фабрикасы директорлар советы рәисе Резедә Комарова.

Эшлекле сәфәр кысаларында кунаклар Теләнче Тамак авылының балалар бакчасы коллективы һәм сабыйлары белән дә очрашты. 2016 елда депутат Фоат Комаров ярдәме белән әлеге балалар бакчасы бинасының түбәсе ябылган иде.

Кунакларны сабыйлар татар халкының милли ризыгы - чәкчәк белән каршы алдылар. Аннары бакча мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльза Батталова «СМП» компанияләр төркеме вәкилләрен бакча биләмәләре, уен мәйданчыклары, бүлмәләр белән таныштырып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев