Бәйрәм белән!
– Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче ае – март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Барлык гүзәл затларыбызны шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәм.
Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Районыбыз хатын-кызлары гүзәл затларга хас булган барлык матур сыйфатларга ия. Алар гаилә учагын саклаучылар, районыбыз үсешенә дә, аның икътисадый, мәдәни тормышына үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Хөрмәтлеләребез! Тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Бәхетле яшәгез, һәр көнгә сөенеп гомер итегез!
Рәсим Шәйхаттаров, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев