Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәм белән сезне, илне туендыручылар!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз. Шуңа да...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәренең, тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Икмәк - ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыбыз. Шуңа да авыл хезмәтчәннәрнең көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме - барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга.

Быел игенчеләр өчен үзенчәлекле ел булды: икмәк узган елларга караганда шактый соң өлгерде һәм шуңа бәйле рәвештә урып-җыю да соңга калып башланды. Мул һәм куе булып үскән игеннәрне җыеп алу да аграрийлардан оста оештыру сәләте, тәҗрибәне эшкә җигүне һәм тәүлекнең һәр минутын дөрес файдалана белүне сорады. Игенчеләребез үзләренә куелган бурычны лаеклы рәвештә үтәде. Районда соңгы еллар өчен рекордлы күләмдә икмәк җыелды. Яшелчә үстерүдә дә уңышларыбыз зур. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы бу яктан аеруча мактауга лаек.

Игелекле хезмәтегез өстәлләрне ипиле итә, районны социаль яктан үстерүгә зур өлеш кертә. Киләчәктә дә агросәнәгать өлкәсендә яңа казанышларга ирешеп, авылларыбызның социаль йөзен яңартып, тормышыбызны матурлап яшик.

Табыныбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл хезмәтчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм зур производстваларда җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көтеп ала. Бәйрәмегез котлы, мөбәрәк булсын! Һәрберегезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев