Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы җәй нинди булачак?

Аның рекордлы еллар исемлегенә керү ихтималлыгы 99 процент, ди галимнәр.

2020 елның җәе — иң эссе еллар бишлегенә керергә мөмкин дип фаразлана. Бу хакта Русия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

"Климатологлар раславынча, һәр бишенче ел рекордлы килә. Уртача температура бишьеллык саен артканнан арта бара. Инде биш ел рәттән температура күтәрелә. Бу глобаль җылынуга һәм атмосферада “парник” газларының тотрыклы артуына бәйле", — дигән галим.

Вильфанд ассызыклавынча, сүз һаваның җир өслегеннән ике метр биеклектә үлчәнә торган температурасы турында бара. Аның сүзләренә караганда, 2020 елның иң эссе еллар бишлегенә керү ихтималы 99 процент тәшкил итә.

Кызыл Таң Юлия Төхбәтуллина

Фото:.gismeteo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев