Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмый

Йомгаклау билгеләре нигезендә чыгарылган билгеләр аттестатка куелчак.

Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмаячак. Ул аттестат һәм математикадан билге алу өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе буларак уздырыла иде», — дип сөйләде Решетникова «Комсомольская правда» радиосы эфирында.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел югары уку йортына укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына БДИ тапшырачак. Алар укырга керү өчен кирәкле предметларны гына тапшырырга тиеш була.

Аттестатка билгеләр йомгаклау билгеләре нигезендә куелачак.

Рособрнадзорда элек хәбәр ителгәнчә, Бердәм дәүләт имтиханын 19 июньнән башлап һәм соңрак үткәрү вариантлары карала. Шулай ук рус теле буенча БДИны ике көнгә бүлеп тапшыру планлаштырыла.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев