Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүгенгебез – якты, киләчәгебез өметле!

30 август – республикабыз тарихында алтын хәрефләр белән язылган иң кадерле, иң күркәм бәйрәм.

1990 елның 30 августы – Татарстан ССР Югары Советының Татарстан дәүләт суверенитеты декларациясен кабул иткән көн буларак данлы һәм шанлы тарихыбызга кереп калды. Республика көне җөмһүриятебездә утыз бишенче тапкыр эчтәлекле итеп уздырылды. Төрле милләт халкы бу тантаналы бәйрәмне беренче еллардан ук үз итте һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен зур тырышлык куя.

Яңа поселогындагы «Г.Тукай исемендәге» ял паркында Республика көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Район мәдәният йортлары каршында эшләп килүче иҗат коллективлары, фольклор ансамбльләре, аерым башкаручылар тарафыннан мәдәни программа әзерләнгән иде.

Бәйрәм чарасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, ТР буенча РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе, ТР Рәисе аппаратыннан Тукай районы кураторы Эдуард Вафин, район хакимиятендә төрле вазыйфа башкаручылар,  җитештерү кооперативлары һәм төрле оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җирлегебез халкы катнашты. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге бәйрәм тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән ачылды.

Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Тукай муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән тантанага җыелган райондашларыбызны күркәм бәйрәм белән котлады: «Барыгызны да иң гүзәл бәйрәм – Республика көне белән тәбрик итәм. Республикабыз иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, халыклар арасында дуслык-татулык, гражданнарның бердәмлеге, социаль-икътисадый үсеш ягыннан башка республика һәм өлкәләргә үрнәкле. Икътисадый күрсәткечләр буенча да, инновацияләр өлкәсендә дә Татарстан алдынгы урында. Шушы үрнәктә безнең районыбыз да үсә, яңара. Илкүләм һәм республикакүләм программалар – гамәлдә. Халыкның тормыш-яшәешен яхшырту, икътисаднны үстерү, ил табынын ризыклы итүдә районда зур эшләр башкарыла. Бу уңышлар артында эшчән халкыбыз тора. Бу бәйрәмдә аларның тырышлыгын бәяләүче хөкүмәт бүләкләрен тапшырачакбыз.

Ил иминлеге – батыр ир-егетәр, аларның фидакарьлеге белән тәэмин ителә. Районыбызда яшәүче ир-егетләр – батыр ил сакчылары, курку белмәс сугышчы булуларын раслыйлар. Район халкы махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә кулыннан килгәнчә булыша. Рәхмәт сезгә.

Бүгенге бәйрәм чарасында ил азатлыгы өчен газиз гомерен  кызганмаган, яу кырында башларын салган якташларыбызга бирелә торган  хөкүмәт бүләген якыннарына, гаиләләренә тапшырачакбыз», – диде.

Республика көне бәйрәмендә һәр буын өчен дә төрле шөгыльләр буенча мастер-класслар эшләп торды. Шунысы сөенечле, татар халык ашлары, милли кием-салым һәм бизәнү әйберләре буенча оештырылган күргәзмә яныннан халык өзелеп тормады. Мерәс авылыннан данлыклы игенчеләр династиясе, хезмәт алдынгылары Әшрәфуллиннар гаиләсен чагылдырган экспонатларны бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар, халык аеруча кызыксынып карады. Гомере буе Мерәстә балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог, милләт анасы Фәридә Әшрәфуллинаның олы хезмәте аеруча мактауга лаек. Шундый хатын-кызларыбыз булганда милләтебез яшәячәк!

Тукай районы башлыгы  урынбасары Рөстәм Закиров һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы хәрби комиссариаты бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Вележев махсус хәрби операциядә Ватан иминлеген саклаганда башларын салган батыр яугирләрнең якыннарына хөкүмәт бүләкләрен тапшырдылар.

Махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнделәр:

  • кече сержант Роман Ибураев;
  • сержант Владимир Андров;
  • ефрейтор  Сергей Котов.

2 нче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән:

  • рядовой Дмитрий Сәхапов;
  • өлкән сержант Андрей Горшков;
  • кече сержант Максим Денисов.

Рядовой Радик Кәримов «4 нче дәрәҗә Изге Георгий» ордены белән.

Кече сержант Василий Васильев 2 нче дәрәҗә «Сугышчан батырлык өчен».

Ил иминлеген саклауны намус эше итеп сайлаган ватанпарвәр сугышчы кече сержант Рөстәм Галиев 2 нче дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

***

МХО зонасына волонтерлык ярдәме күрсәтүләре өчен Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов, «Актив-НЧ» ҖЧҖе генераль директоры Фларид Сафин «Россия волонтеры» медале белән бүләкләнделәр.

***  

Җирле үзидарә органнарында  күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен Бәтке авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиева РТ Дәүләт Советының «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнде.

Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Ольга Маркова һәм Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхаева РТ Министрлар Кабинеты «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнделәр.

Районның финанс һәм социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен хезмәт ветераны Миннегаббас Шәехов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

Күзкәй гомумбелем бирү мәктәбе математика укытучысы Резеда Мингалимова «ТР фән һәм мәгариф өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

«Спорт мәктәбе» тренеры Илдар Исмәгыйлов һәм билбау көрәше буенча тренер Артемий Артемьев ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Тукай районы Башкарма комитетының «Рәхмәт хаты» белән:

  • районның иҗтимагый тормышын яктыртуда куйган күьеллык намуслы хезмәте өчен «Якты юл» газетасы редакторы Рөстәм Зәкиев бүләкләнде;
  • Тукай районның җәмәгать тормышында актив катнашуы өчен 5 нче санлы шәһәр хастаханәсе шәфкать туташы Илзира Ибраһимова бүләкләнде.

Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов – җирле үзидарә органнарында күп еллар дәвавмында намуслы хезмәт куя. Республика көнендә аның шәхси бәйрәме – туган көне. Тантаналы чарада Илшат Мизхәт улын котлап бик күп җылы сүзләр әйтелде.

 

«Яшь  гаиләләр арасында иң яхшы ишек алды» районкүләм бәйгесендә:

- «Ландшафт дизайны»  номинациясендә Мусабай-Заводтан Фәхриевлар һәм Әҗмәкәйдән Харасовлар;

- «Алтын куллар» номинациясендә Иске Гәрдәледән Нуриевлар гаиләсе;

- «Гөрләп чәчәк атучы ишек алды» номинациясендә Чанышевлар  «Солнечное» бакчачылык ширкәте;

«Иң креатив ишек алды» номинациясендә Круглое Поледан Камалтдиновлар гаиләсе җиңү яуладылар.

 ***   ***   ***

Иске Абдул, Яңа Бүләк, Иштирәк, Калмия, Күзкәй, Сәмәкәй, Сәет, Гәрдәле, Калмаш, Иске Дөреш, Боерган, Байлар...  Исемнәре җырлап торган авыллар һәм шул салаларны яшәтүче халкым! Горур, уңган, матур халкым! Яшә халкым, яшә Республикам! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев