Бүген Татарстанда 28 градуска кадәр җылыта, яңгыр көтелә
Бүген, 17 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Төнлә явым-төшемнәр булмый. Көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с белән исә, көндез кайбер урыннарда 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин, яшен вакытында 15–20 м/с җитәчәк. Температура төнлә +10..+15°, түбән урыннарда +6..+9 градуска кадәр төшә. Көндез исә +23..+28° җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев