Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Казанда халыклар дуслыгы съездында Тукай районыннан да делегатлар катнаша+ФОТОРЕПОРТАЖ

Хәзерге минутларда башкалабыз Казанда "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан Халыкланың III Съезды бара. Анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 730 делегат катнаша. Чарага барлыгы меңнән артык кеше чакырылган. Алар арасында бездән дә район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә сигез делегат бар. Съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт...

Хәзерге минутларда башкалабыз Казанда "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу комплексында Татарстан Халыкланың III Съезды бара. Анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм милли-мәдәният оешмаларыннан 730 делегат катнаша. Чарага барлыгы меңнән артык кеше чакырылган. Алар арасында бездән дә район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә сигез делегат бар. Съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия халыклары ассамблеясы советы рәисе Светлана Смирнова һәм башка мәртәбәле затлар катнаша.
Чара Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылды. Мәртәбәле форумда РФ Президенты Владимир Путинның котлавын РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов җиткерде.
Съездда этник мәдәният үсеше, гражданлык оешмаларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә белән мөнәсәбәтләре турында сүз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев