Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды!

Ярминкәләр шәһәрнең өч мәйданчыгында оештырылды. Чарада республиканың 14 районы, шул исәптән Тукай районы фермерлары катнашты.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Төзүче» стадионында ярминкәгә Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев килде. Ул фермерларга үз эшләренә тугрылыклары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

Тукай районыннан ярминкәгә 8,5 млн сумлык 165 тоннадан артык продукция китерелгән. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен 51 сәүдә урыны оештырылган

«Ит, яшелчә һәм ашлыкка ихтыяҗ аеруча зур», — дип уртаклаштылар фермерлар. 

Ярминкәдә катнашучыларның барысына да хезмәтләре һәм җирле авыл хуҗалыгын үстерүләре өчен рәхмәт! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев