Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәткедә канализация системасын зираттан читкә чыгардылар

Бәтке авылында мөселман һәм христиан зиратлары бер-берсе белән рәттән урнашкан. Авылның узган гасырның 60нчы елларында төзелгән канализация системасы зиратлар территорияләре аша үткән. Бүген система нык искергән, зиратның тышкы ягында берничә тапкыр торбалар ярылып, канализация суы агып чыккан очраклар да булган. Алга таба болай калдырып калдырып булмый, системаны зираттан тышка чыгарырга...

Бәтке авылында мөселман һәм христиан зиратлары бер-берсе белән рәттән урнашкан. Авылның узган гасырның 60нчы елларында төзелгән канализация системасы зиратлар территорияләре аша үткән. Бүген система нык искергән, зиратның тышкы ягында берничә тапкыр торбалар ярылып, канализация суы агып чыккан очраклар да булган. Алга таба болай калдырып калдырып булмый, системаны зираттан тышка чыгарырга кирәк, дигән карарга килә Бәтке авыл җирлеге башкарма комитеты. Проект төзеп, сметаны исәпләп чыгаралар. 2016 елда җыелган үзара салымны һәм дәүләттән бирелгән өстәмә акчаны шушы максатка тотарга булалар. Шулай итеп, 500 мең сум күләмендә акча туплана. Барысы 758 мең сумга төшкән проектның калган өлешен район бюджеты каплый.

Октябрь аенда «Бәтке коммуналь челтәрләре» зират эченнән читтә 558 метр озынлыкта яңа канализация системасы төзеде. Бүгенге көндә инде ул беренче сынауларны үтеп, өзеклекләрсез эшләп килә.

«2017 елда җыелачак үзара салым акчасын да зиратны төзекләндерүгә, киңәйтүгә тотарга карар иттек. Референдумда катнашучыларның 95 проценты әлеге фикерне яклады», - дип белдерде авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев